Казанда бертуган Крестовниковлар заводының элеккеге конторасы бинасында торгызу эшләре башланды

2024 елның 1 марты, җомга

Комитет тарафыннан тиешле рөхсәт бирелгәннән соң, подряд оешмасы «Бертуган Крестовниковлар» фабрикасы-сәүдә ширкате бинасы», XIX гасырлар уртасы – XX гасыр башы» мәдәни мирас объектында авариягә каршы эшләр башланды.

Беренче чираттагы чаралар кысаларында кирпеч кладканы һәм фундаментны көчәйтү, җир асты өлешен инъекцияләү һәм 1853 елда төзелгән ике катлы бинаны гидроизоляцияләү башкарылачак. Авариягә каршы эшләрне якындагы биш ай дәвамында гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International