Бөек Ватан сугышы архитектура һәйкәлләрен ремонтлауның гадиләштерелгән тәртибе расланды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм корбаннар турында истәлекләрне мәңгеләштерүче архитектура һәйкәлләрендә ремонт эшләрен башкару тәртибе гадиләштереләчәк.

РФ Мәдәният министрлыгының 2024 елның 20 апрелендәге 509 номерлы «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән мәдәни мирас объектларын, ачыкланган мәдәни мирас объектларын (биналардан һәм мемориаль фатирлардан тыш) ремонтлау буенча эшләрнең исемлеген һәм гадиләштерелгән тәртибен раслау турында» » боерыгы төзекләндерү эшләре исемлеген билгели, шулай ук мәдәни мирас объектларын ремонтлау эшләрен башкару процедурасын регламентлый.

Эшләрнең расланган исемлегенә түбәндәгеләр керә: объектның авышлыгын бетерү, язуларны яңарту, зыян күргән өлешләрне алыштыру, юкка чыккан элементларны кайтару һәм аларның төсен арттыру, элек буялган элементларны төсләрен үзгәрмичә буяу һәм башка эшләр.

Боерык 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International