Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән котлады

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне белән котлыйм!

Бу Россиянең тарихи-мәдәни мирасының никадәр бай булуын, нинди бөек илдә яшәвебезне искә төшерергә тиешле уникаль бәйрәм. Аның һәрберебезнең даими кайгыртуына һәм яклавына мохтаҗлыгын күрсәтә.

Илебезнең күпгасырлык һәм күпмилләтле тарихы йөзләрчә мең уникаль тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрдә чагыла.  Бу милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыта торган милләтнең рухи-әхлакый матурлыгы чыганагы.

Татарстанда бүген дәүләт саклавындагы 5917 тарихи объект исәпләнә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте өчен аерым әһәмияткә ия 13 тарихи җирлек билгеләнде.

Узган ел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге уникаль Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре биналары комплексы белән тулыланды. Хәзер республикада дөнья дәрәҗәсендә танылган 4 мәдәни мирас объекты бар.

Без архитекторларыбыз, реставраторларыбыз, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, шәхси инвесторлар, волонтерлар мәдәният һәйкәлләрен саклау эшенә керткән өлешләрен югары бәялибез һәм хөрмәт итәбез.  Уртак хезмәт нәтиҗәсендә ел саен республикада уникаль объектлар торгызыла һәм икенче тормыш ала, шул исәптән хәйрия чаралары хисабына да.

Бу бәйрәм көнендә нәтиҗәле һәм уңышлы эш, яңа иҗади идеяләр һәм җиңүләр телибез!

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International