ГОМУМРОССИЯ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ

2020 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00гә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 4 кат, 411, 418 кабинетлар адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  1. Россия Федерациясе субъекты милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләр) саклау
  2. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) дәүләт тарафыннан саклау
  3. Россия Федерациясе субъекты милкендә булган мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен) популярлаштыру
  4. Россия Федерациясе субъекты милкендә булган мәдәни мирас объектларыннан (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) файдалану
     

Кабул итүгә  (843) 264-74-17 телефоннарына шалтыратып алдан язылырга мөмкин (Алдан язылу кирәкми).

Соңгы яңарту: 21 май 2020, 15:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International