Әлеге бина мәдәни мирас объекты (тарихи һәм архитектур һәйкәл) булып тора.
Казандагы пассажирлар тимер юл вокзалы бинасы 1895-1896 елларда төзелә. Бина фасадларының эклектик архитектур бизәлешендә псевдорус стиле элементлары кулланылган. Күләм-планлаштыру композициясе һәм фасадларның архитектур пластикасы бинага тантаналылык өсти. Бина зал интерьерларының бай архитектур-декоратив бизәлеше белән аерылып тора. Ике кат биеклектәге интерьерлар яссы профильле түшәмәләргә, филенкалы ике кырлы ишекләргә, каннелюрлы пилястраларга, түгәрәк колонналарга, бәллүр муенсалы металл люстраларга ия. Бина яхшы сакланган һәм тиешле максатларда кулланыла. 19 нчы гасыр ахыры сәнәгать архитектур һәйкәле буларак кызыклы.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин, реставрация барышында беренче катта VIP-зал урнаштыру каралган, анда уемнарны көчәйтү, бинада эчке ремонт эшләре үткәрү, дивар бүлемнәр һәм инженер системалары урнаштыру эшләре башкарылачак, дип сөйләде. Проектта штукатурканы локаль ремонтлау, стеналарны һәм ябыштырылган декорны буяу каралган.