Карл Маркс һәм Жуковский урамнары чатында урнашкан бер катлы тарихи йортта ремонт-реставрация эшләре башланып китте. Тиешле рөхсәт Комитет тарафыннан бирелде.
«Гимназия бинасы, XVIII гасырның икенче яртысы, арх. Кафтырев В.И.» федераль әһәмияттәге бина озак вакытлар буш торган һәм ремонтланмаган.
2024 ел дәвамында подряд оешмасы тарафыннан бинаның диварларын ныгыту һәм комплекслы гидроизоляцияләү, тәрәзәләрне һәм агач ишекләрне алмаштыру, тышкы һәм эчке баскычларны ремонтлау, түбә конструкциясен ныгыту, инженерлык челтәрләрен ремонтлау һәм торгызу (су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, элемтә челтәре, җылылык белән тәэмин итү, вентиляция), эчке төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш.
Объектның нәрсә өчен яраклаштырылачагы һәм анда нәрсә булачагы әлегә билгеле түгел.
Әлеге объект - Казанда иң борынгы гражданнар корылмаларының берсе, ул 1758 елда төзелгән Казан гимназиясе комлексы калдыкларын тәшкил итә. Бу вакыйгалардан соң 1774 елда Казанда Пугачев белән сугышканда гимназиянең барлык корылмалары янып беткәч - әлеге бина төзелеп бетә. Тарихи документларда йорт «Покровский» дип аталган һәм шәһәр үзидарә органнары тарафыннан хәрби частьларны постта урнаштыру өчен файдаланылган, эшмәкәрләргә арендага бирелгән, Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья чорында Кызыл Хач җәмгыятенә тапшырылган, шулай ук анда иганә склады булган.