Комитет рәисе Иван Гущин Арчада күчмә утырыш үткәрде

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белгечләре аның рәисе җитәкчелегендә Арчада булды.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, ВООПиК рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, “Татарстанның мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе Марсель Каюмов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Динар Хаҗиев, шулай ук Комитет белгечләре белән бергә шәһәр ратушасы бинасы фасадын карады, ачыкланган мәдәни мирас объектының торышын бәяләде. Арча ратушасын мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертүне нигезли торган документлар әзерләү өчен, бинаның дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү турында карар кабул ителде.

Шунда ук бинаның милекчесе Алмаз Закиров белән әңгәмә үткәрелде, аның белән бергә җыелучылар эчтәге ратушны карадылар, бинаның түбәсенә менделәр. Ачыкланганча, объектны консервацияләү буенча бернинди эшләр дә башкарылмаган.

Тагын 18 ноябрьдә Комитет архитектура һәйкәлендә барлык санкцияләнмәгән эшләрне туктатырга таләп итте, бина милекчесенә тарихи бинаны ашыгыч рәвештә (2 декабрьгә кадәр) консервацияләү үткәрергә күрсәтмә бирде. Моннан тыш, объектта законсыз эшләр факты буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Җинаять кодексының 243 маддәсе, юк итү өчен генә түгел, ә мәдәни мирас объектларын зарарлаган өчен дә, иректән мәхрүм итүгә кадәр җәзаны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International