Комитетта Болгар шәһәре сак зонасын эшләү буенча киңәшмә узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген Комитет рәисе Иван Гущин Болгар шәһәренең мәдәни мирас объектларын саклау зоналары проектын эшләүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Проект белән “Татарстанның мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе Марсель Каюмов таныштырды, ул Болгар шәһәрендә урнашкан барлык мәдәни мирас объектлары өчен берләштерелгән саклау зонасын расларга тәкъдим итте.

Мәдәни мирас объектларын саклау зоналары «Мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләр) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә эшләнә һәм раслана. Алар тарихи тирәлектә мәдәни мирас объектларының сакланышына турыдан-туры яисә читләтеп тискәре йогынты ясарга мөмкин булган территориядә шәһәр төзелеше, хуҗалык һәм башка эшчәнлекне җайга салу юлы белән мәдәни мирас объектларының сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Киңәшмәдә шулай ук ТРО ВООПИК рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, Спас районының баш архитекторы Гөлнара Ермилина, ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты вәкилләре Ринат Вәлиев һәм Илнур Мирсияпов, “Татинвестгражданпроект” ДУПның реставрацияләү бүлеге башлыгы Гүзәл Исхакова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International