Комитет рәисе Казанның тарихи үзәгендә база станцияләре терәкләрен урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты.

Министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин үткәргән элемтә операторларының төбәк вәкиллекләре җитәкчеләре белән штаб утырышында Татарстан Республикасында мобиль элемтә челтәрен радиокаплау сыйфаты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Көн тәртибенең төп мәсьәләләренең берсе - Казанның тарихи үзәгендә кәрәзле элемтәнең база станцияләре терәкләрен урнаштыру белән бәйле проблемалар.

Мобиль операторлар өчен чикләүләр очраклы түгел, һәм беренче чиратта мәдәни мирас объектларын саклауга юнәлтелгән. Тарихи үзәктә кәрәзле элемтә антенналарын урнаштыру Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Казан кремле ансамбле, XVI - XVIII гасырлар» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау зоналары чикләрен раслау турында» 2015 елның 08 сентябрендәге 2367 номерлы боерыгы, шулай ук әлеге зоналар чикләрендә җирләрдән файдалану режимнарына һәм шәһәр төзелеше регламентларына кертелгән таләпләр нигезендә җайга салына.

Элемтә операторлары тарафыннан терәк конструкцияләрен урнаштыруның күп вариантлары тәкъдим ителде. Очрашу барышында Иван Гущин проблемаларны хәл иткәндә билгеләнгән сак режимнарын һәм регламентларын үтәүне генә түгел, ә тарихи мохитне саклауга бәйле мәсьәләләрне дә исәпкә алырга кирәк, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә мобиль операторларның барлык проект тәкъдимнәре Комитетта гына түгел, Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә дә килештереләчәк.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International