Чистайда күчмә утырыш узды

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 6 ноябрьдә, РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов эш сәфәре белән Чистай шәһәрендә булды. Глеб Анатольевич ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белән бергә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин катнашында күчмә киңәшмә уздырды. Күчмә киңәшмәнең төп темасы - Чистайны торгызу проектын гамәлгә ашыру чаралары планы.

Эш сәфәре барышында Петухов һәм Гущин, А.Печенкин озатуында, шәһәр тарихы музеенда, Борис Пастернак мемориаль музеенда, Восток сәгать заводы музеенда, Скарятин бакчасында булдылар, борынгы сәүдәгәрләр йортларын карадылар. Исегезгә төшерәбез, Чистай Россиянең кече тарихи шәһәрләрен торгызу программасына керде. РФ Мәдәният министрлыгында Татарстан Чистай шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыруга 41 миллион доллар алачак дип игълан ителде. Бу 2,7 млрд сумга якын акча дигән сүз. Акчаны БРИКС (Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка) илләре тарафыннан нигезләнгән Яңа үсеш банкы бүлеп бирәчәк.

Проект масштаблы ремонт-реставрация эшләре алып баруны, яңа музейлар төзүне, пассажир пристаньнарын реконструкцияләүне күздә тота. Проектны гамәлгә ашыру 2020-2025 елларда (6 ел дәвамында) планлаштырыла. Проектка әзерлек кысаларында музей-тыюлык объектларына саклау йөкләмәләре рәсмиләштерелде, техник торыш актлары төзелде. Киләсе ике ел проект эшләре барачак. Мондый зур реконструкциянең нәтиҗәсе бердәм мәдәни-туристик комплекс булдыру булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International